Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниемнән изге кем бар соң

Муртаева Резеда шигыре.

Көләч йөзле шундый сөйкемле син,
Кояш кебек җылы кочагың.
Җир йөзендә, галәм киңлегендә
Әниемнән изге кем бар соң.

Җылы өе, тәмле ашлары,
Нурлы йөзе, алтын куллары –
Өйнең нуры бит син, Әнием,
Син булганда матур таңнары.

Еллар үтә, әни картая.
Битләрендә тирән җыерчык.
Ни генә ул уйлап сөртә яшен? 
Үтте яшьлек, калды сабыр чак. 

Син моңайма, әйдә түрдән уз!
Шәл ябыймчы синең түшеңә,
Кечкенә кыз чагымдагы кебек
Утырт әле мине тезеңә. 

Муртаева Резеда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев