Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниемә

«Әнием — минем кадерлем, Син бит йөрәк тибешем». Идрисова Әминә шигыре.

Әнием — минем кадерлем,
Син бит йөрәк тибешем.
Кызым, улыкаем дип, 
Сөеп, назлап дәшүчем.
Көн дә назлап уята,
Мәктәбемә озата.
Шатлык килсә, сөенә, 
Авырлык килсә, көенә.
Матур гөлләр үстерә,
Өстебез чиста, пөхтә,
Авырганда гел янда,
Син бит әни — фәрештә.
Өебезнең кояшы син,
Әтиебезгә терәк.
Без сине бик яратабыз,
Син, әни, безгә кирәк.

Идрисова Әминә, Богады мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев