Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием зур хөрмәткә лаек

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 4 сыйныф укучысы Шакиров Лимар кадерле әнисен тәрбиячеләр көне белән котлый.

27 сентябрь -Тәрбиячеләр көне. Укытучылар кебек, алар да зур ихтирамга лаек кешеләр. 
Минем әнием дә Актаныш авылы "Тылсым" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үз эшен ярата, балаларны, аларның әти-әниләрен хөрмәт итә. Һәр көнне үзе уздырачак шөгыльләренә ныклап әзерләнә. Безгә ярдәм итәргә дә вакыт таба.
Әнием быел беренче тапкыр уздырылган республикакүләм "Авыл тәрбиячесе" бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулады. Бәйгегә әзерләнгәндә әниемнең йокысыз төннәре, борчылулары, никадәр хезмәте бушка китмәде. Аңа караганда мин күбрәк теләгәнмендер бу җиңүне. Чөнки ул, чыннан да, моңа лаек. 
Бәйгедән кайтканда арыган, ләкин бәхеттән балкыган әниемнең йөзе аның никадәр эшен яратуы, башкаларның да шуны күрә алганына сөенгәненә ачык дәлил иде. 
Киләчәктә дә әниемә эшендә зур уңышлар, сәламәтлек, балалар куанычы телим. 
Шакиров Лимар, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 4 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев