Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием минем

Минем әнием минем өчен ул өлге.

Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет —
Һәр баланың
Үз әние булуы!

Мин дөньядагы иң бәхетле балаларның берседер. Чөнки мин, Аллага шөкер, әти-әниле! Әтием безне саклый, яклый, әнием, исә, үзендә булган бар җылылыгын безгә бирә. Тугыз ай карынында йөрткән,бишек җыры көйләгән диләр, ни кызганыч, мин боларны хәтерләмим. Ул чорны әйтә алмыйм, хәзергесен бәян итәм.

Минем әниемнең исеме Чулпан. Ул гаиләдә беренче бала. Кушарга мөмкин булган исемнәр күп булса да, бабам ни сәбәпледер, шушы матур исемне сайлаган. Беренчедән, Чулпан ул «Таң йолдызы», дигән мәгънәгә ия булса, икенчедән, әбиемнең яраткан шагыйре Муса Җәлилнең дә кызы Чулпан икән ләбаса.

Шулай итеп, көн артыннан көн үткән, әнием «Әтәчкәй» балалар бакчасына йөргән, Актанышның беренче мәктәбен 4-5 билгеләренә бетергән дә, белем эстәп, Минзәлә шәһәренә юл тоткан. Укырга бик яратканлыктан, бу көллияттә өч ел укып, диплом алганнан соң, Алабуга шәһәрененең педагогия институтына укырга кергән. Анда белем-күнекмәләрен ныгытып, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенә укытырга кайткан. Менә 18 ел инде ул шушы мәктәптә хезмәт куя. Шушы авылда ук ул әтиемне очрата. 2007 елда тормыш корып, өч балага гомер бирәләр алар.

Минем әнием минем өчен ул өлге. Әни безнең корырак кеше, шулай булса да, аның безне ничек яратканы, безнең өчен ничек борчылганы күзләрендә чагыла. Мин еласам – юата, сөенсәм – шатлана, кайгырсам – ярдәм итә. Нинди генә проблема белән килсәң дә, ул чишү юлларын табарга тырыша. Кыскасы, минем әнием иң яхшысы.

Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтов Данис

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев