Әнием кебек матур һәм җитез буласым килә
Актаныш районыннан Макарова Аделина әнисе турында язып җибәрде.
Яраткан әнием.
Әниемнең исеме Азилә. Ул кибеттә сатучы булып эшли. Әнием тырыш һәм уңган. Ул бөтен әйберне дә тәмле итеп пешерә, курчакларга матур итеп киемнәр тегә, өйләрне җыештыра. Әнием барсына да җитешә.
Мин әниемне бик яратам. Ул мине иртән уята, тәмле итеп чәй эчереп мәктәпкә озата. Көн саен чәчләремне матур итеп үрә, миңа яңа киемнәр һәм уенчыклар ала, кич өй эшләре белән булыша.
Мин дә әниемә ярдәм итәргә тырышам. Киемнәр үтүклим, тузан суыртам, табак-савытларны һәм идәннәрне юам. Минем әнием кебек матур, җитез буласым килә.
Макарова Аделина, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең “Сәнгатьле сүз” түгәрәге укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев