Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием бәйрәменә

Актаныш районы Пучы урта мәктәбе укучыларының «Әниләр көненә» багышлап язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Әнием бәйрәменә
Менә тагын бәйрәм җитә,
Ул әниләр бәйрәме!
Ул көнне без җыелышып,
Бәйрәм итәрбез әле!

Әниебез безнең эштә,
Ул авырулар карый,
Кемгәдер даруын бирә,
Кайсына укол кадый!

Әнине бик яраталар,
Алтын куллы ул, диләр,
Бәйрәм көнне әниемә,
Рәхмәтләрен юллыйлар!

Бакчадан энемне алгач,
Икәүләп уйлашырбыз!
Бүләк алыйк бергәләп дип,
Әтигә дә дәшәрбез!

Ясминә Хабибрахманова, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 3 класс укучысы.


Әни булганда
Әнием өйдә булганда,
Өйнең җылысы арта.
Кояш нурлары шикелле,
Безне үзенә тарта.

Безгә кыен вакытта да,
Ярдәмгә әни килә.
Башымнан сыйпап ала
Үзе елмаеп-көлә.

Бар борчулар онытыла
Ул янәшә чагында.
Иң кадерле минутлар
Тик әни кочагында.

Шәмсиев Әмир, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 3 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев