Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием-алтыным

Минем әнием иң хөрмәтле, кирәкле, авыр, ләкин мактаулы һөнәр иясе, ул — Укытучы.

Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем, әнием.
Яхшылыкка, яктылыкка 
Алып бара мине әнием! 

Һәр кешенең бу дөньяда иң кадерле, якын кешесе бар — ул әни. Чын күңелдән яратучы, кайгыртучы бердәнбер кеше — әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрвакыт гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше — әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче — әни. Һәр бала кечкенәдән үк ул матур сүзне белә, ярата. Әни минем өчен иң газиз,иң яраткан кеше. 

Минем әнием иң хөрмәтле, кирәкле, авыр, ләкин мактаулы һөнәр иясе, ул — Укытучы. Ул Актаныш районының Аккүз мәктәбендә рус теле укыта. Әнием акыллы, тыйнак, сабыр, чибәр, уңган һәм яхшы кеше. Аны укучылары хөрмәт итәләр һәм яраталар.

Ул дәресләрендә балаларны итагатьле, миһербан-шәфкатьле булырга өйрәтә. Әнием нечкә күңелле, олыларны-олы, кечеләрне-кече итә белгән, яманлыкның нәрсә икәнен дә белмәгән кеше. Мин аны бик яратам.

Әни... Нинди олы сүз! Кеше өчен иң кыйммәтле сүз. Без аларга бары тик шатлык-куанычлар китереп, булышып торырга тиешбез! Безнең, яраткан балаларыңның уңышларына сөенеп, озак яшә, бәхетле бул, әнием! 

Тәмле ашлар пешерүче, 
Матур гөлләр үстерүче, 
Йомшак телле, назлы сүзле, 
Ул бит минем әнием. 
Ходай мәрхәмәтле булсын 
Һәрчак сиңа карата. 
Белеп яшә: балаларың
Сине бик-бик ярата!

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Әхмәтова Айзилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев