Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием Айгөл исемле, бер бите ай, берсе – гөл

Рәхмәт, әни, тәмле булган Пешергән ризыкларың! Бераз сыйпап алыйм әле, Ял итсеннәр кулларың!

Әнием.
Әнием Айгөл исемле, 
Бер бите ай, берсе – гөл. 
Кояш кебек нурлы йөзе
Балкый, елмая ул гел.
Татар халык ашларын
Пешереп кенә тора.
Без кайтуга өстәлләр
Ризыклар белән тула.
Өчпочмаклар, шәңгәләр
Исе таралган өйгә.
Түгәрәк өстәл артына
Җыелдык чәй эчәргә.
Рәхмәт, әни, тәмле булган
Пешергән ризыкларың!
Бераз сыйпап алыйм әле,
Ял итсеннәр кулларың!
Вәлеева  Ильвина, Чаллы шәһәре, 42нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев