Әнием
«Әнием янда булганда өебез безнең нурлы». Хәкимова Ралинә шигыре.
Әнием янда булганда
Өебез безнең нурлы.
Аның назлы кочагында
Салкын көнне дә җылы.
Әниемнең мәхәббәте
Җитә барыбызга да.
Без бәхетле бу дөньяда
Гаиләбездә ул барда.
Тәүфыйклы бала булырга
Өйрәтә ул гел безгә.
Кадерләрбез гомер буе
Сине, әнкәем, без дә.
Хәкимова Ралинә, 14 нче гимназиянең 4 нче «В» сыйныфы укучысы.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев