Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием

Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем!

Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул. Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.
Минем аның турында язып үтәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә.

Әнием безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Әни булганда , өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән нур һәрберебезгә җылылык бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм. Әнием кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, минем шәфкатьле, акыллы булып үсүемне тели. Әниемнең биргән киңәшләре җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте бирә.
Розалина Машаева, Әлмәт шәһәре, Р. Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиянең, 7 нче В сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев