Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әни дигән назлы сүз

Әнием Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга инглиз теленнән, рәсем сәнгатеннән белем бирә. Эше авыр, җаваплы.

Әгәр без зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, яшел куе урманнарга, болындагы аллы-гөлле чәчәкләргә, кызарып пешкән җиләкләргә, җылы яңгырга карап сөенәбез икән, без моның өчен әниебезгә бурычлы.

Әни! Нинди назлы, күңелгә якын бу сүз. Балалары өчен шатланучы да, кайгыручы да, кочагына алганда, иркәләп уятканда: «Кызым, йолдызым!» —дип иркәләүче дә газиз әнием. 
Минем әниемнең исеме Ләйлә. Бабыкайның көтеп алган кызы була. 2 егет арасында үскән бер кыз булгангамы аны бик яратып «Ләйлүк» дип эндәшәләр әниемә. 

Әнием Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга инглиз теленнән, рәсем сәнгатеннән белем бирә. Эше авыр, җаваплы, мактаулы булса да, ул аны бик яратып башкара. 

Әнием безгә – 3 баласына гадел, таләпчән, кирәк вакытта кырыс та. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, акыллы, инсафлы, иманлы булырга өйрәтә. 

Әниемнең йөзеннән елмаю чаткылары беркайчан да сүнмәсен. Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүнмәс якты кояшыбыз бит ул безнең.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев