Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

“Әни”, диеп язып куйдым...

«Әнием бәгърем, озак яшә, сәламәт бул – син бит безнең өебезнең нуры» дип яза Азалия Әскарова – Актаныш районының Богады мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.

Барлык балаларга үз әниләре кадерле булган кебек миңа да үз әнием бик кадерле һәм бик газиз.  Әниләр барыбызныкы да сабыр һәм түзем инде. Авырлыклар килсә дә, кайгы-хәсрәт күрсә дә әни кеше бирешми.Әнием мине бик ярата, тәмле ашлар белән сыйлый, беркайчан да мине кире какмый, ачуланмый. Хәзер бар балалар да бәхете һәм рәхәт яшидер дип уйлыйм. Нинди кием киясебез килә, нинди ризык ашыйсыбыз килә бар да бар. Моның 
өчен без әти-әниләребезгә бик рәхмәтле. Минем әнием миңа үрнәк тә, тәрбияче дә. Ашарга пешерергә, өйдә хуҗалыкны алып барырга, өлкәннәр белән ничек ихтирамлы итеп сөйләшергә - мин әнидән өйрәнәм. Минем 
укуымда да ул миңа бик ярдәм итә. Мин аңа киләчәктә дә авырлык китермәм дип уйлыйм. Әнием бәгърем, озак яшә, сәламәт бул – син бит безнең өебезнең нуры.  
Азалия Әскарова, Актаныш районының  Богады мәктәбе. 4 сыйныф укучысы.
                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев