Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әни белән икебез дә соры төстәге песиләр яратабыз

Актаныш районы Богады мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары әниләре турында яза.

Әнием - Гүзәл

Минем әнием - Гүзәл исемле. Чыннан да бик гүзәл ул: чибәр, акыллы, ягымлы. Мине иртән иртүк тәмле ризыклар пешереп мәктәпкә озатучы да ул, каршы алучы да ул. Әнием чибәр генә түгел бик эшчән дә, тырыш та, апамнарны да, мине дә өзелеп ярата, кайгырта. Безнең өчен җан атып торучы әниебезне бик яратам. Беркайчан да авырмасын, сәламәт һәм озын гомерле булсын иде дип телим.
Рүзәл Арсланов.


Әнием - күз нурым
Шулбай әртилендә шаулап, бияләй тегәбез,
Һәммәбез дә эшкә оста, бердәм, тату гаилә без.
Әти кисә, әни тегә, үтүкләп тора абый,
Без теккән бияләйләр сатуга да бик ярый.
Илфира Гаянова
Минем әнием - Роза исемле. Чәчәк исемен йөртүче әниемне бик яратам. Ул минем бар эшкә дә оста. Тәмле ашлар пешерә, җәйләрен мул итеп кыяр, помидорлар үстерә, кышка аларны тозлый, маринадлый, салатлар ясый. Шуның өстенә әнием тегүче дә әле. Тирә-якта аннан да оста итеп бияләйләр, күлмәкләр, милли киемнәр тегүче юк. Ул теккән костюмнарны авылыбызның үзешчән артистлары сәхнәдә киеп, матур итеп чыгышлар ясыйлар. Әнием үзе 
усал, үзе шаян. Без әни белән икебез дә соры төстәге песиләр яратабыз.
Ләйсән Шулбаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X