Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Анадан да бөек зат юк

Иң зур теләгем: барлык әниләр дә тыныч, рəхəт тормышта кайгы-хәсрәт күрми яшәсеннәр.

Һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне якты дөньяга китергәннәр, «бәбкәм» дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тибрәтеп йоклатканнар, бишек жырлары жырлаганнар, тәрбияләп үстергәннәр. Һәм без аңа мәнге бурычлыбыз.

Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни янда гына йөридер кебек, ул янәшәдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә. Р.Миңнуллин язганча:

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан...

Әнисен яраткан, олылаган кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм анлаешлы, башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул – шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге, саф хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык жеп белән бәйләнгән, диләр бит. Әнине һәр кеше кадерләргә, сакларга тиеш. Аларга карата мәрхәмәтле булырга, алай гына да тугел, алларында баш ияргә, сөялле кулларыннан үбә-үбә рәхмәт әйтергә тиешбез.

Ә бит шундый аналар бар, үзләренең картлык көннәрен картлар йортында үткәрәләр.
Якыннары булмаса ярар инде. Ә бит балалары исән булып та, анда яшәүчеләр күп. Ул бичара аналар балаларын соңыннан шулай җәфаланыр өчен үстерәләрмени?.. Ана күнеле – балада, бала күнеле – далада, дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Ана үлгәнче баласы турында кайгырта, алар өчен борчыла, кешеләр алдында, ил алдында хурлыкта калдырмасыннар дип тырыша, ǝ бала башында әле тормыш мәшакатьләре, вакыт юклык... Кая инде әни турында уйлау...

Кеше беркайчан анасын онытмаска, аны һәрчак хөрмәт итәргә тиеш. 

Иң зур теләгем: барлык әниләр дә тыныч, рəхəт тормышта кайгы-хәсрәт күрми яшәсеннәр. Анадан да бөек зат юк!

Сафиуллина Зилә, Апас районы Апас урта мәктәбенең 8В сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев