Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ана җылысы – кояш җылысы

Мин әниемне бик нык яратам! Аңа сәламәтлек, бәхетле булуын, әтием белән тигезлектә без балаларына сөенеп яшәүләрен генә теләп калам.

Әни җирдә иң газиз, кадерле кеше ул. Минем әниемнең исеме Ләйлә. Ул Актаныш районы, Иске Теләкәй авылында бабыкай белән әбекәйнең икенче балалары булып дөньяга аваз салган.

Кечкенәдән әнием бик тырыш кыз булып үсә. Мәктәпне гел яхшы билгеләргә генә тәмамлап, үзе теләгән югары уку йортына укырга керә. Аны да гел яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Әтием Рамил белән гаилә коралар. Олы уллары мин туганмын.

Әнием мине картәтәй үргән тал бишеккә салып, бишек җырлары җырлап йоклаткан. Минем беренче адым ясавыма, көлүләремә карап юанган, сөенгән. Сеңлем Назлыгөл тугач әтием белән әниемнең куанычы тагын да арткан. Икебез бергә балалар бакчасына йөрдек. Хәзер инде икебез мәктәптә белем алабыз. Энебез Мөхәммәтне дә әнием без үскән тал бишектә бишек җырлары көйләп йоклатты.

Олы бала булгангамы мин бар нәрсәгә җаваплы карыйм. Кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә, юк барга борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне карашырга булыша, аңламаган сорауларыма сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен бирә.

Мәктәптән кайтуга мине гел тәмле ризыклар пешереп көтеп тора. Без аның белән бергәләп чәй эчәбез. Саф һавада барыбыз бергә хуҗалыктагы малларны карыйбыз.

Мин әниемне бик нык яратам! Аңа сәламәтлек, бәхетле булуын, әтием белән тигезлектә без балаларына сөенеп яшәүләрен генә теләп калам.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шәйдуллин Рәсимҗан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев