Алыштыргысыз олимпиадачы
Уңышлар сиңа, «алыштыргысыз олимпидачы» Иркә Фуатовна!
Тагын олимпиадалар башланды... Мәктәптән барлык фәннәр буенча да олимпиадаларга тоталар да мине жибәрәләр? Әллә бүтән кеше юк инде, әллә мин үзем шундый универсаль кеше микән?
Инде менә 8 нче уку елым дәвамында мин бертуктаусыз олимпиадаларда катнашам. Башлангыч сыйныфларда мин математика, рус, татар һәм инглиз телләре буенча район олимпиадаларында катнаштым. Урта классларга кучкәч боларга математика, биология, рус һәм татар әдәбияты, информатика фәннәре дә өстәлде. 6 нчы сыйныфта укыганда мин беренче тапкыр татар һәм рус телләреннән республика этабына үтеп җиңүче булып кайттым.
Узган елгы «олимпиада сезоны» минем аеруча кызыклы һәм уңышлы булды. Мин 10 олимпиадада катнаштым! Шуларнын 6сы район күләмендә, ә 4се республика күләмендә...
Ә мин катнашкан фәннәрдән олимпиадаларнын республика этаплары,"Дуслык" олимпиада үзәгендә, бер-бер артлы узуы билгеле булды. Башта татар теленнән... Олимпиада тәмамланганнан соң барысы кайтып киттеләр, мин калдым. Икенчесе татар әдәбиятыннан.
...Эшләп чыктык, нәтиҗәләрне белдек, барысы кайтып киттеләр, ә мин һаман калдым. Өченчесе рус теле булды. Кайберәүләр инде икенче мәртәбә киләләр, ә мин һаман да монда, аларны үз йортымда кебек каршы алам. Бер атна дәверендә миңа 4 тапкыр бүлмә һәм «бүлмәдәшләремне» алыштырырга туры килде. Дусларым тиздән өйгә кайтабыз, олимпиада бетте, рәхәтләнеп ял итәргә була дип шатланганда, мин яннарында киләсе олимпиадага әзерләнеп утыра идем. Беренче 3 олимпиададан мин призер булдым, ә соңгы олимпиадада, ягъни рус әдәбиятында уңыш җилләре мине бераз читләтеп үтте һәм мин берәр баллдан гына призерга керми калдым.
Күз ачып йомарга да өлгермәдем, быелгы урак өсте килеп житте. Быел мин 10 фәннән мәктәп этабында катнаштым, әле шуларны санап утырып зиһеннәрем чуалып китте, «нүжәли» 10?! Әле алай гына гына да түгелдер дип, яңадан санап караган идем, 11 булып чыкты! Түзгән ручка һәм дәфтәргә рәхмәт! Узган елгыларына өстәп, быел район этабына физика, математика һәм химия фәннәре өстәлде.
Уңышлар сиңа,"алыштыргысыз олимпидачы" Иркә Фуатовна!
Иркә Самигуллина, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев