Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Алтын көз атлый җиргә

Чаллы шәһәренең 9нчы мәктәбендә укучылары туган телләрен яратып, саф татар телендә сөйләшәләр, аралашалар, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә, тоя беләләр. Аларның “Алтын көздә кунакта” темасына караган иҗат җимешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучылары Илиза Савостьянова

Көз атлый
Агачларга сары шәлен салып,
Алтын көз атлый җиргә.
Мул уңыш, зур байлыклар белән
“Рәхим ит син безгә”.

Мустафин Самат, 3Г сыйныфы


Алтын көз
Алтын көз безгә килде,
Яшелчәләр өлгерде,
Амбардагы икмәкләр 
Безне бик сөендерде.

Урамда яңгыр яуды,
Тәрәзәләр ябылды.
Агачтагы яфраклар
Шыбыр-шыбыр коелды.

Маликова Самира, 4А сыйныфы

Көз
Җәйләр узып, көз килүгә
Бар табигать  моңая:
“Озакламый кыш җитәр!”-дип
Кошлар ерак юл ала.

Галиева Сәидә, 4А сыйныф

Көз ул - бәйрәм!
Ямьле җәй үтеп китте,
Алтын көз килеп җитте.
Агачлар алтыннан киенгән
Әйтерсең, урамда чын бәйрәм!

Шәрифуллина Зилия, 4А сыйныфы

Тиздән кыш
Артта калды инде ямьле көннәр.
Кошлар да сайрамый хәзер тышта.
Салкын җилләр тәрәзәне шакый,
Ноябрь кулын суза ак тунлы кышка.

Яппарова Элина,  4А сыйныфы

Көз кунакта.
Алтын көз килде кунакка
Яфраклар саргаеп, җиргә коела. 
Җырчы кошлар киткәч җылы якка
Бар дөнья тынып кала.

Яппарова Алисә, 4А сыйныфы

        Матурлык
Нинди матур тирә-юньдә?!
Түшәлә җиргә сары җәймә.
Җылы якка китә очар кошлар,
Көтеп калабыз аларны киләсе җәйгә.

 Хәлиуллина Алия, 4 В сыйныфы
           
Көзге моңсулык
Урамда дымлы һава,
Салкын яңгырлар ява,
Каңгылдашып казлар киткән чакта
Бигрәк  ямансу була.

Дәүләтбаев Раяз, 4 В сыйныфы.

Көз җитте
Менә көз килеп җитте,
Үләннәр шиңеп бетте.
Саубуллашып еракка 
Кошлар очты көньякка.

Яфраклар саргая,
Як-якка коела.
Ә урманда гөмбәләр
Рәхәтләнеп үсәләр.

Петров Ришат, 5Б сыйныфы


Көзге моңсулык
Көзге көннәр моңсу тора,
Бушап кала басу-кырлар да.
Көннәр кыскара, ә җирләр туңа
Тиздән җиргә явар карлар да.

Хәмзина Азалия, 7Д сыйныфы


Көзге матурлык
Кай  арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте?
Мәктәбебез сагынып,
Безнең килүне көтте.

Табигать танымаслык,
Гүя алтынга күмелгән.
Зифа буйлы каеннар
Сары шәлен бөркенгән.
 
Яңгырлар еш  яуса да,
Бераз моңсу булса да,
Көзнең үз матурлыгы-
Бик күңелле урамда!

Шәйхәйдарова Азалия,  7Д сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев