Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

“Алтын бөртегем!” дип сөеп, көйлә син, Әни!

“Алтын бөртегем!” дип сөеп, көйлә син, Әни! Син үзең Кояш бит миңа, шуны бел, Әни!

Минем Кояшым  

“Алтын бөртегем!” дип сөеп,
Әни җыр көйли.
“Ай кебек син, Кояш кебек!” – 
дип назлап сөйли.

Әни өчен йолдыз да мин,
күз алмасы да.
Йөрәк парәсе, шатлыгы, 
багалмасы да. 

Догасында һәрвакытта
ул мине уйлый.
Һәр уңышыма йөзендә
елмаю уйный.

“Алтын бөртегем!” дип сөеп,
көйлә син, Әни! 
Син үзең Кояш бит миңа,
шуны бел, Әни! 

Хайбриева Наилә, Казан ш. Идел буе районының “Перспектива” 186 нчы күп профильле лицееның 2 И 
сыйныф  укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X