Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Алсу томанда йөзгәндә күктә йолдыз кабынды

Балтач районы Карадуган гимназиясе укучысы Рәйсә Абдуллина шигырьләре.

Йолдыз атылганда

Алсу томанда йөзгәндә

Күктә йолдыз  кабынды.

Сихри көмеш утын чәчкәч,

Яшен булып атылды

 

Көмеш йолдыз артыннан

Утлы эзен калдырды.

Энҗе нурларын чәчте дә

Тиздән күздән югалды.

 

Менә инде Чулпан карый

Тылсымлы таң атканын,

Ә мин йолдыз эзен күзләп

Хыялымны атадым.

 

Көмеш йолдыз эзе сүнде

Мин һаман айный алмыйм.

Кояш нурына коенып

Саф хыялымны саклыйм.

 

Назлы кыңгырау таҗына

Салкын көмеш бәс кунган.

Атылган йолдыз бозыннан

Назлы чәчәге туңган…

 

Салкын утлы йолдыз җирне

Бозлы тынына кочкан.

Минем хыялымны тотып

Йолдызым алга очкан.


Хыялый

Кояш тынына уяндым

Җиләс җәйге иртәдә,

Күк көмеш төсен салып

Фирәзәне кигәндә.

 

Чык тамчысына юындым,

Бәллүр көзгегә карап.

Су анасы бүләге белән

Дулкын чәчемне тарап.

 

Тамчыгөл бөртеген җыеп

Назлы такыя үрдем.

Кычыткан күлмәгемне

Көмеш көзгедән күрдем.

 

Саф тын һаваны сулыймын

Алдымда чиксез келәм.

Ялан тәпине кытыклый

Салкынча чыклы чирәм.

 

Назлы гөл бөртегенә

Сыек көмеш бәс кунган.

Нечкә йөрәк кылларымда

Хыял дөньясы булган…


Араларда...

Араларда сүнде ялкын,

Бозлы җилгә юлыгып.

Уттай кабынган хисләрем

Көлдәй калдылар сулып.

 

Араларда туңды җаным,

Бозлы карларда калып. 

Салкын мәрмәр таш юлларда

Төсләре калды уңып.

 

Араларда бетте яшем,

Елый-елый томанда.

Ак төтеннәр аркылы

Синең янга барганда…

 

Араларда калды җаным,

Ак томанга төренеп.

Бәллүр салкын мәрмәрләргә

Туңган җепкә эленеп.

 

Парсыз аккош өзгәләнә

Берьялгызы таллыкта.

Минем җаным сыкрап туңа

Салкын чиксез бозлыкта…

 

Күктә йолдыз атылганда

Аккош хисләнеп җырлый,

Сине өзелеп сагынганнан,

Йөрәк, бичара елый.

 

Кояш балын җыеп пешкән

Утыра, балкып, яран.

Ак төтеннәрдә адашып

Мин сиңа таба барам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    АККОШ НИЧЕК ЖЫРЛЫЙ УЛ?