Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Аллаһка сыен

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Камилә Әхмәдиева шигырьләре.

Аллаһка сыен

Тынычлыгың качса жаннарыңнан,
Кайнар яшьләр тулса күң(е)леңә,
Сыен бары Аллаһыга гына,
Авырлыклар килсә,түз генә. 

Чыгу юлын инде тапмыйм дисәң,
Сүнсә әгәр өмет йолдызың,
Сыгылма, син, чыдам һәм сабыр бул,
Чын бәхеткә юллар бик озын.

Авырлыклар арты,жиңел була,
Коръәндә дә шулай язылган.
Аллаһ әйткән сүзләр-жанга дәва,
Кире какма аны, син ышан.

Бер Раббыңа сыен,шунысы житә,
Хәерлесен бирер,бул түзем,
Бар жаныңны биреп,башларыңны иеп,
Аллаһыдан сора син үзең. 

Вакыт — мизгел

Бер дә уйламадым мин вакытның,
Шулай шук һәм өлгер икәнен.
Сизмичә дә калдым балачакның,
Аткан уктай узып киткәнен.

Сабый чакта гына бик нык көттем,
Кайчан үсеп буйга житәсен.
Белмәдем бит бу вакытның шулай,
Бик тиз генә үтеп китәсен.

Кайчан гына мәктәп бусагасын 
Атлап кына кергән сабыйлар.
Бер мизгелдә үсеп,буйга житеп,
Булды инде апа-абыйлар. 

Бик кызык бу вакыт дигәннәре,
Көтеп торсаң,озак тоела.
Тормыш ямен тоеп яшәгәндә,
Сизелми дә,бик тиз жуела.

Камилә Әхмәдиева, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев