Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әллә нәрсә шунда...

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Камилә Әхмәдиева шигырьләре.

Әллә нәрсә шунда...

Яңгырлы көн. Кара болыт күктә.
Ә күңелләр нинди торышта?
Шушы кара көндә,моңсу көндә,
Алар да шул ачы сагышта...

Сагышлана күңел,өзгәләнә жаннар,
Янымда юк өзелеп сөйгәнем.
Юк янымда «абый» диеп сыенып,
Тынычлыгым аннан күргәнем.

Шушы ачы нәфрәт,алып китте инде
Яшәү ямен,сулар һавамны...
Туктатыгыз! Туктатыгыз зинһар!
Кирәкмәс бит моның дәвамы! 

Сыкрый күңел,безнең генә түгел,
Бар галәмнең жаны өтелә.
Ә бит көнгә ничә изге жанның
Гаепсезгә жаны өзелә. 

Бик-бик иртә, яшәү тәмен сизми,
Яу кырына китеп баралар. 
Ә гаиләсе,газиз балалары,
Өмет белән озатып калалар.

Читтән торып,ярдәм итү кыен,
Тик булыйк без изге догада.
Башка берни эшли алмас хәлдә,
Тик ялварып кала сорарга. 


Ни өчен?..

Якты дөньяга кешеләр
Ни өчен яратылган?
Күпме милләт бар жиһанга
Берәмләп таратылган?

Якты жиргә сабый бала
Ни өчен аваз сала?
Нигә әби-бабалардан
Бары истәлек кала?

Ни өчен жирдә кешеләр
Ике төргә бүленә?
Берсе яхшы,берсе яман,
Әллә кайдан күренә.

Ни өчен мәхәббәт бар да,
Ни өчен ул тиз сүнә?
Әллә инде матур парлар
Бер-берсен артык күрә?

Ни өчен сораулар туа?
Ә аларга жавап юк.
Ни өчен берәүләр ач та,
Икенчеләр һәрчак тук?

Бу сораулар туып тора
Олысында,кечедә.
Тик жавабы гади генә -
Ул яшәүнең үзендә. 

Камилә Әхмәдиева — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Камилә!