Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Алим – уңган малай ул

Чаллы шәһәре 3нче мәктәбенең 2нче «А» сыйныфы укучысы Гайнетдинов Алимның шигыре.

Актаныш – туган җирем,

Ә Уразай – авылым.

Милләтем – татар минем.

«Шуңа горурланам», - дим.

 

Исемем була - Алим.

Бернәрсәдән дә калмыйм:

Футболга да йөрим мин,

Хоккейга да йөрим мин.

 

Балалар бакчасыннан соң

Өченче мәктәпкә килдем.

«Бик әйбәтләп белем алып

Чыгып китәрмен», - дидем.

 

Жәйге каникулларымны

Үткәрәм авылымда.

Апамнар һәм абыйларым

Өйрәтә барына да.

 

Кыш көне кар түгәбез

Бакчага чана белән.

Чишмәгә суга барабыз

Көянтә-чиләк белән.

 

Көз көне баланга диеп

Болынга ашыгабыз.

Жизнинең УАЗигына

Барыбыз да сыябыз.

 

Әби кала кул болгап,

«Исән йөрегез», - диеп.

«Сыерны савырга берүк

Кайтып җитегез», - диеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев