Алар илгә җиңү алып кайтты...
Исмәгыйль бабам Татарстанга беренче Президентын бүләк иткән авылда — Әнәк авылында туа.
Исмәгыйль бабам, 1924 елның 8нче февралендә Татарстанга беренче Президентын бүләк иткән авылда — Әнәк авылында туа. Ярлы крестьян гаиләсендә үскәнлектән, аның балачак һәм яшүсмер еллары җиңел булмый.
Ә шулай да яшьлек бернигә дә карамый үзеннән-үзе матур ул. Унсигез яшь... Кеше тормышында аннан да гүзәлрәк чор булу мөмкинме? Матур хыялларны тормышка ашыра-ашыра, сөенеп яшисе дә яшисе килә. Тик кара сугышның рәхимсез җиле яшьләрнең барлык өметләрен себереп түгә. Ул 1942 елның 11нче августында армиягә алына. Анда хәрби әзерлек курсларын үтә. 1943 елның 9нчы февралендә аны фронтка җибәрәләр. Унтугыз яшьлек егет 246нчы укчы дивизиясенең 914нче укчы полкына эләгә. Көнбатыш, I Украина, II Белоруссия фронтларында үз-үзен аямыйча көрәшә: Батырлыклары өчен аңа II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Бу — зур бүләк. Аны алу өчен дошман белән бик каты көрәшергә кирәк була.
1943 елның ноябрендә бер дивизия газетасы яшь солдатның каһарманлыгы турында язып чыга. Газетадан кисеп алынган әлеге язманы бабам хәзергәчә кадерләп саклый. Изге көрәш хатирәсе булган бу саргайган кәгазь кисәгеннән, ничә еллар үтүгә карамастан, сугыш кайнарлыгы бөркелә, дары исе аңкый кебек. Бу язмадан менә ниләр укыдык: «...Кече сержант Ибраһимов ут ачты. Сул фланг танкы туктап калды. Аның бортыннан ялкын телләре шуыша иде. Бу уңышлы ату барысын да рухландырды. Тик Ибраһимов, бәхетсезлегенә каршы, аткан чагында яраланды...»
Батыр ярасыз булмас, диләр. Чынлап та, куркыныч бәрелешләрдә бабам күп тапкырлар яралана: 1943 елның августында пуля аның башына, 1944 елның мартында чигә тирәсенә тия, шул үк елның маенда аягын үтәли тишеп чыга, ә октябрьдә аның кулын һәм аягын яралыйлар. Ничәмә-ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашып, күп тапкыр авыр яралар алуга карамастан, бабам безнең бәхеткә исән кала.
1945 елның октябрендә, ниһаять, демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта!
Ул озак еллар партия оешмасы секретаре булып эшли. Авылдашларының ихтирамын казана. Ул ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Балаларының өчесе дә туган авылларында яши һәм хезмәт итә.
Исмәгыйль бабам тагын «Почет билгесе» орденына һәм барысы ундүрт медальгә ия була.
Күпсанлы яралар алу сәбәпле, I төркем инвалид саналды.
Бабам күптән түгел үлеп китте.
Имамов Әмир Роберт улы, 6 класс укучысы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Җитәкчесе: Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы, тарих укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев