Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Алар безгә ышана

Мөслим гимназиясенең 2В сыйныфы укучылары үзләренең яраткан йорт хайваннары турында яза.

Акбай

Безнең бик матур, озын колаклы, йонлач, зур этебез бар. Аның кушаматы – Акбай.

Акбай безнең йортыбызны саклый. Җәй көне аның балалары туды. Без аларны фбик яратабыз. Акбай белән җәй көне урманга ауга йөрибез.

Ринас Хәсәнов.

Аяк киемнәре югалса...

Безнең Актүш исемле этебез бар. Ул бик тә акыллы. Ул бик шаян, уйнарга ярата. Бәйдән ычкындырсаң, аяк киемнәребезне ишегалды буйлап таратып бетерә. Йортыбызга чит кеше керсә, өреп куркыта. Без аны бик яратабыз.

Ралина Сираева.

Этебез юк

Эт – кешенең дусты. Эх, ә безнең этебез юк. Мин урамдагы этләрне күргәч, яннарына барып сыйпыйсым килә. Ләкин әнием алар янына бармаска куша. Чөнки аларның холкын белеп булмый, кешеләрне тешләргә дә мөмкиннәр. Урам этләрен рәнҗетергә ярамый.

Рамзан Сабитов.

Якын дусмы, дошманны?

Этләр – кешеләрнең якын дусты. Алар хуҗаларына тугры булып калалар. Ләкин урамда йөри торган хуҗасыз этләр явыз була ала. Алар ач булгач, кешегә ташланырга мөмкин. Этләргә сугарга, аларны үртәргә ярамый.

Илдан Муллагалиев.

Хуҗасыз этләр

Этләрне йортны саклау өчен кешеләр ишегалларында тоталар. Ихатага берәр чит кеше керсә, алар шунда ук өрә башлыйлар. Кайбер кешеләр этләреннән туйгач, урамга куып чыгаралар. Андый этләр хуҗасызга әйләнәләр һәм явызланалар.  Урам этләре кешеләрне таларга, тешләргә мөмкин. Аларга ышанырга һич ярамый. Мин андыйларны бик кызганам.

Әминә Җаппарова.

Акыллы хайваннар

Этләр бик акыллы хайваннар. Алар яхшы күрәләр, ишетәләр һәм ис сизәләр. Аларны кешеләр йортны саклау өчен асрыйлар. Ә полициядә махсус этләр белән каракларны, җинәятчеләрне тоталар.

Илдан Харисов.

Янына барма

Этләр – йортны саклау өчен кирәкле хайваннар. Йорт этләре үзләренең хуҗаларын тыңлый. Аларның боерыкларын үтиләр. Ә хуҗа кеше үзенең этен ашата, аңа оя ясый, яхшылап тәрбияли. Ә менә урамдагы этләр кешеләргә ачулы булырга мөмкиннәр. Шуңа күрә дә алар янына бармаска кирәк.

Фирас Нассер.

Авылдагы Актүш

Без катлы йортта торабыз. Шуңа күрә этебез юк. Ә минем бабайлар авылда яши. Аларның бик матур һәм акыллы этләре бар. Аның исеме Актүш. Мин авылга кунакка кайткач, аңа ашарга бирәм. Кичләрен урамга уйнарга алып чыгам. Этләрне яратырга кирәк.

Самир Бәдертдинов.

Нишләргә?

Соңгы вакытларда урамда йөри торган хуҗасыз этләр күбәйде. Алар бик зур гәүдәле һәм куркыныч. Әнием миңа алар янына бармаска, өрә башласалар туктап калырга куша. Этләр йөгереп качканны яратмыйлар.  Шуңа күрә дә урамда этләр күрсәң, читтән урап узарга кирәк.

Камил Шакиров.

Солдат этләр

Безнең этебез юк. Ләкин мин этләрне читтән күзәтергә яратам. Алар бик матур һәм төрле булалар. Мин овчарка дигән этне беләм. Ул солдатлар белән йөри. Этләр бик яхшы йорт сакчылары.

Гомәр Моратов.

Карт Рекс

Безнең Рекс имемле этебез бар. Ул инде бик карт.

Күп вакытын ояда үткәрә. Ашарга бирсәк тә көчкә генә чыга. Аның аяклары авырта. Кәефе булмаса, оясыннан бөтенләй дә чыкмый. Без аны бик кызганабыз. Шулай да ул бик сизгер, урам капкасы ачылганны шунда ук сизеп ала. Чит кешеләргә өрә башлый.

Асылъяр Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев