Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әкият укыгач

Чаллы шәһәре 31нче мәктәбенең 7В сыйныфы укучылары иҗаты.

Әкият укыгач

“Куян кызы” әкиятен
Укыдык без дәрестә.
Алиш абый язган безгә 
Калдырыгыз, дип истә.

Куян кыз әнисен
Тыңламаган һич тә.
Әнисе, чирләгәч кызы,
Доктор Айболитка илтә.

Айболит куян кызын 
Дәваларга керешә.
«Итегеңне киеп йөр», дип
Төрле дарулар сөртә.

Бу әкиятнең эчтәлеге
Безгә нәсихәт бирә.
Әнисен тыңласа бала,
Уңышларга ирешә.
7в сыйныфы укучысы Арсланова Самира


Кошларны ашатабыз
Агачлар туңгач урманда 
Ашарга җимнәр бетә.
Көз аеннан кошларга 
Яшәве кыенлашып китә.
 
Ап-ак салкын кышларда
Калган кышлаучы кошларга,
Балалар җимлекләр элеп, 
Ярдәм итә кышларга.

Җим сибәбез җимлеккә,
Тукланыгыз, кошлар, дип.
Сез безнең нәни дуслар,
Туңмагыз кышта, диеп.

Рәхмәт әйтеп кошкайлар
Канатларын кагалар.
Апрель айлары җиткәч,
Чыгарырбыз диләр, балалар.
7 в сыйныфы укучысы Павлова Виктория.
Укытучылары: Гизатуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев