Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ак кыш

«Үзем язган иҗат җимешләрем белән сезне дә таныштырыйм әле» дип язган Әгерҗе районының Девәтернә авылыннан Айгөл Фәррахова.

Таныш булыйк, мин Айгөл Фәррахова. Татарстанның иң ерак Әгерҗе районының Девәтернә авылында яшим. Әниемнең яраткан кызы, әбием белән бабамның кадерле оныгы, сеңелкәшемнең олы апасы. 3нче сыйныфта укыйм. Мәктәпкә бик теләп йөрим. Укырга, белем алырга яратам. Буш вакытларда кечкенә сеңлем Алияне карыйм. Өй эшләренә әниемә булышам: тузан сөртәм, гөлләргә су сибәм, савыт-саба юам.

Без класста ике сыйныф бергә укыйбыз. 2 класста 3 малай, 3 класста 2 кыз. Бер үк вакытта безгә бертөрле дәресләр керә. Ике класс бергә укуы рәхәт тә, үзенең кыенлыгы да бар. Мин мәктәпкә бик яратып йөрим. 4,5 билгеләре генә алып әниемне шатландырам. Рәсем ясарга яратам. Шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр язам, кроссвордлар төзим. Үзем язган иҗат җимешләрем белән сезне дә таныштырыйм әле.


Ак кыш
Кыш, кыш, кыш килә
Җирне аклыкка күмә.
Аклык көткән күнелләр
Бәхет тоеп сөенә.

Кыш, кыш, кыш килә
Дөнья тынлыкта гүя.
Тынычлык булсын җирдә
Сафлык булсын күңелдә.

Ап-ак кышка ияреп
Зур бәйрәм килә безгә.
Бу бәйрәмне шатланып
Балалар көтә җирдә.

Нинди бәйрәм ул димә,
Һәркем дә аны белә.
Яңа ел безгә килә.
Кыш бабай безгә килә.

Әбиемә

Әбиемә бүләккә дип
Шигырь язарга булдым.
Әбием мин синең белән
Чын-чынлап горурланам.

Минем өчен үрнәк бит син
Сөйкемле һәм изге зат.
Рәхмәтемнең иң зурысын
Кабул итеп ал миннән.

Сиңа охшарга тырышу
Минем иң зур-зур теләк.
Теләгемә ирешермен
Әбием булсын исән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев