Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

«Ак каурый» әдәби түгәрәге иҗаты

Хәзерге вакытта яңа иҗат белән кызыксынучы укучылар туплана башлады.

Яраткан һәм көтеп алган газетабыз — «Көмеш кыңгырау» га ялкынлы кайнар сәлам! Чаллы шәһәре 41 нче мәктәпнең «Ак каурый» әдәби түгәрәгенең иҗат җимешләрен сезгә тәкъдим итәбез. Түгәрәктән күп укучылар, 9 нчы сыйныфны тәмамлап, төрле уку йортларына китте. Хәзерге вакытта яңа иҗат белән кызыксынучы укучылар туплана башлады.

Кайда рәхәт?

Авылда бик рәхәт,
Әби бәлеш пешерә.
Бабай кызык чакларын
Көн дә искә төшерә.

Авылда бик шәп шул,
Иркәләп торалар.
Зур кеше булыр дип,
Баштан сыпыралар.

Шәһәрдә күңелсез,
Дуслар да уйнамый.
Телефон булмаса,
Күңел тынычланмый.

Шәһәрдә бертөрле:
Фатирың һәм мәктәп.
Айтишник булмасаң,
Кадерең гел харап.

Авылда бик гади:
Уйныйсың, арыйсың.
Йолдызларны санап,
Күкләрне барлыйсың.

Дусларым эчкерсез,
Эшләп тә аралар,
Урманга, балыкка
Гел дәшеп торалар.

Телефонда утырып
Булмый шул авылда
Интернет гел тотмый,
Ямь табам уенда.

Автобус та йөрми
Шәһәргә таярга.
Кайтарып куялар 
Каникул буена.

Авылда бик рәхәт,
Эштән тәм табалсаң.
Дөньяңны онытып,
Бирелеп уйнасаң.

Кыямова Ләйлә, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы, Яр Чаллы шәһәре, 41 мәктәп

Гашыйк буласым килә

Гашыйк кеше бәхетле,
Гашыйк буласым килә.
Бар дөньямны онытып,
Сөю татыйсым килә.

Мәхәббәт тәкыясын
Киеп карыйсым килә.
Кайда йөри бәхетем,
Килче, күрәсем килә.

Көзләрен әрсез сагыш
Йөрәгемә син кермә.
Сөюгә ишек ачам,
Рәхим ит, әйдә түргә.

Закирова Әдилә, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы, Яр Чаллы шәһәре, 41 мәктәп

Җылылык эзлибез

Көзләр җитте, кошлар әнә
Туган ягын калдыра.
Җылылык эзләп алар,
Канатларын талдыра.

Җлылык ярата шул
Барча тереклек җирдә.
Көзләр җитүгә язны
Сагынадыр һәркем дә

Галиуллина Зәлия, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы, Яр Чаллы шәһәре, 41 мәктәп

Җил-малай уйнаклап,
Йөгерә, сикерә.
Җил-бабай сызгыра, 
Кайчакта үкерә.

Җил-әти туздыра
Кайчакта тузаннар.
Еш кына булгалый
Давыл һәм дуфаннар.

Җил-әни тыйнактыр,
Исәдер иркәләп.
Чәчләрдән сыпырып,
Битләрне үпкәләп.

Җил- кызчык ниндидер,
Белмимен эш харап.
Син үзең уйлап тап,
Көтәмен бир җавап
Аслаева Лилия, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы, Яр Чаллы шәһәре, 41 мәктәп

Көзге уйлар...
Бөдрәләнеп төшкән тасмалар
Моң-сагышка әнә уралган.
Хәтер сукмагында гүзәл чаклар,
Гамьсез генә тирән эз салган.
Көзләр җитте...Бар да моңайган,
Сары җепселләргә чорналган.

Бәйсезлеккә сусап яфраклар, 
Бөтерелә...Җиргә агыла...
Кояшы да талган җылытып,
Салкын җилләр җанга кагыла.

Җәйне куа көзләр, көзне кышлар,
Яфрак саклый агач тамырын.
Күңел җепселләре туңмас өчен,
Эзли һәркем сүнмәс ялкынын.

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Яр Чаллы шәһәре, 41 мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев