Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ак кар яуган урамда...

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 1 В сыйныфы укучыларының иҗат җимешләре.

Ак кар яуган
Ак кар яуган урамда
Без дә чыктык урамга
Башлык, бияләй кидек,
Туңмабыз инде, дидек.

Чыгу белән битемнән
Салкын чеметеп алды.
Баш өстенә бик күп итеп
Карны китереп салды.

Ак куяннар шикелле
Сикергәләп йөгердек.
Итек эченә тутырып
Өйгә кар алып кердек.
Авдимов Абдульмалик 

Кыш
Җем-җем иткән кыш килде,
Бар җиһан да ак булды.
Чаңгыларны хәзерләргә,
Вакыты  килеп җитте.
Гадеев Фаяз 

Кышкы тау
Кыш көне бала-чага
Тау шуарга ярата.
Киез итекләрне киеп
Без чабабыз урамда.
Галиев Кәрим 

Агачтагы бәс
Кышның ап-ак карлары
Күзләрне чагылдыра.
Агачка кунган бәсләрдән
Чын матурлык бөркелә.
Мөнәвирова Ясмина 

Кыш җитә
Кыш җитә,
Кошлар китә
Җылы якларга.
Кояш түбән яктырта,
Җылыны да аз бирә.
Ләкин кышны яратам мин
Чаңгы-чанада шуам.
Дуслар белән бергәләшеп
Көннәрне дә уздырам.
Кыш салкын булса да,
Мин аны көтәм.
Яңа ел бәйрәмен
Бигрәкләр дә яратам.
Әмирханова Әминә 

Тишек мендәр
Тишелгәнме кар мендәре?
Көне буе кар ява.
Әйдә, дустым, чык урамга
Анда рәхәт, саф һава!
Яхина Мәдинә


Кышны яратам
Күңелле инде кышлар
Янда булсалар дуслар.
Бергәләп чана шусак,
Кар бабае ясасак.
Кыш айлары күңелле,
Йоп-йомшак карлар яуса.
Ул тагын да ямьләнә,
Янда дусларың булса.
Чиста, ап-ак, йомшак карны
Без атышып уйныйбыз.
Әй, ямьле дә соң бу кыш!
Һич яратып туймыйбыз!
Вилданов Риназ 


Чаңгы
Бик биек тауда
Мин чаңгы шуам.
Салкын җилләрнең
Артыннан куам.
Салахова Амалия 

Тыңлагыз минем сүзне!
Яратам кышын таудан шуарга,
Аунарга мамык карда.
Апаем белән йөгереп уйнарга,
Тапталмаган сукмакларда.

Тик авырып киткәч булмый ул
Кыш рәхәтләрен тоеп,
Әти-әни дә моңсулана шул
Балалар хәлен күреп.

Салкын тиеп чирләмәскә
Ашыйм алма һәр көнне.
Күп итеп ашагыз сез дә
Тыңлагыз минем сүзне!
Нуртдинова Самира 

Кышкы уеннар
Аяк киеме кар белән тулган,
Куллар өшегән, бияләй юеш.
Килми керәсе, уйныйсы килә 
һаман шул килеш.
Уйныйбыз урамда җылы киенеп,
Чана шуабыз шау килеп,
Менә әбием тора шуңа сөенеп.
Кыш килгән безгә
Бик тә озакка,
Алып килгән ул кар-бураннарны
Безгә кунакка.
Яппаров Тамерлан 

Кошлар кышын
Кышын кошлар туңалар,
Җимлекләргә куналар.
Ә балалар шул җимлеккә
Төрле ярма салалар. 
Кошларны без яратабыз
Көнбагыш та ашатабыз.
Шуңа күрә җимлекләрне
Матурлап элеп куябыз.
Сахапова Сөембикә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев