Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ак барс кыю атлый

«Акбарс безне сәламли» рәсеме белән илһамланып язылган шигырь.

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Мин сезгә безнең 41 нче мәктәптә укучы Фәсхиева Мәликәнең рәсемнәренә карата язылган шигырьләремне җибәргән идем. Кабат аның бер рәсеме шулкадәр күңелемә керде ки, мин ихтыярсыздан кулыма каләм алдым. Рәсемнең исеме — «Акбарс безне сәламли».


Ак барс кыю атлый
Мәликәнең рәсемендә
Татар дөньясы гөрли.
Гореф-гадәтен күрсәтә,
Тарихын безгә сөйли.

Сабантуйлар, Каз өмәсе,
Тальянның чыңлаулары.
Балкыплар тора халкымның
Хезмәттә җырлаулары.

Акбарс түрдә горур атлый
Символы дәүләтемнең.
Бу рәсем йөзе аклыгын
Сурәтли милләтемнең.

Милли ризык, киемнәр дә
Нәзәкатле бирелгән.
Бөтен тарих сыйган монда,
Киләчәк тә үрелгән.

Үткәнебез эзсез калмас,
Ак барс аны саклый.
Киләчәккә өмет баглап,
Ак барс кыю атлый.

Әдилә Закирова, Чаллы, 41 мәктәп, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев