Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әйдә икәү... Барыйк әле “Таңкайга”!

«Дәвам итәбез» бәйгесенә Минзәлә шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Исакаева Рәмзилә Фаил кызы җибәргән шигырь.

Дустым белән уйнар өчен

Кирәк түгел компьютер!

Ә күп белер өчен, дустым,

Ул бик кирәк, белеп тор!

Шуңа күрә әйдә икәү...

Барыйк әле “Таңкайга”

Җырларбыз да, уйнарбыз да

Әкиятләр куярбыз.

Ә без әле беләсеңме?

Мультфильмнар ясыйбыз

Татарча да, русча да,

Хәтта инглиз телендә.

Ә бәйрәмнәрнең төрлесен

Уздырабыз гөрләтеп.

Милли бәйрәм, йолаларның

Берсен дә калдырмыйбыз.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Бик теләп өйрәнәбез.

Төрле-төрле машинаны

Йөртәбез без урамда.

Уку  беткәч апалар

Бирә безгә таныклык.

Зур тормыш юлына безгә

Менә дигән зур бүләк.

Стем лабароториядә без

Санарга өйрәнәбез

Роботларга юллар ясап

Йөрергә булышабыз.

Шуңа күрә дускаем,

Минзәләгә кил тизрәк

Кадомцевлар урамында

Урнашкан безнең бакча.

Тәрбиячеләрнең иң-иңе

Җыелган бу бакчага.

Тагын кабатлап әйтәм,

Атлап түгел, чабып кил!

5нче “Таңкай” бакчасы

Иң шәбе Минзәләдә!


Исакаева Рәмзилә Фаил кызы. Минзәлә шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X