Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ай белән Кояш (әкият)

Борын-борын заманнарда Ай белән Кояш бик тату-дус яшәгәннәр ди. Һәрвакыт бергә уйнаганнар, күңел ачканнар, кунакка йөрешкәннәр.

Кояшны дуслары бигрәк тә якын иткән: чөнки ул һәрвакыт көлеп, елмаеп тора икән. Айның бу күренешкә кайвакытта бик ачуы да килгән вакытлары булган, Кояш бик матур итеп җырлый да белә икән. Ул  җырлап узса, болындагы чәчәкләр күтәреле, аңа сәлам биргәннәр, тагын да гүзәлләнә төшкәннәр, үләннәр яшелләнеп, җир өстенә келәм булып җәелгән.
Айның тәмам ачуы чыккан. Бер көнне ул Кояш янына чыкмаган, ә караңгы төшкәч кенә чыгарга уйлаган. Курка-курка гына урамга чыккан, ул чыгуга тирә-юнь яктырып киткәндәй булган. Айга бу күренеш гаҗәп тоелган. Ә икенче көнне аңа бер дә куркыныч булмаган, төнге сихри тынлык аңа бик тә ошаган. Күктәге йолдызлар Айны күргәч сөенгәннәр, аның яктысында җем-җем итеп яналар икән.
Шул көннән башлап, Ай күңеленә якын итеп сихри төнне кабул иткән. Кояш иртән иртүк торып, үзенең җылы нурлары белән бөтен җиһанны уятса, Ай кичләрен серле моңсулыгы, йолдызлары белән табигатьне татлы йокыга талдыра икән.  


Азнакай шәһәре“Катнаш төрдәге 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев