Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ачуланмыйм, көлегез!

Көлсеннәр классташлар. Елмаюлы йөзләрен көн дә күрергә язсын.

Алтынчы сәгатьтә сигезенчеләргә химия керәсе иде. Көн дә дәрес үзгәрешләре була калса дип, расписание эленеп куйган тактада шулай язылган. Уку башланды, димәк. Бер атна ялдан килеп, үтә мөһим сабак эшенә кереп китү шактый кыен дип уйларга мөмкин.

Шулай булуга карамастан, Алисә химия сәгатен зарыгып көтте. Каникулга кадәр языласы контроль эшен соңлап башкарулары да анын кәефен төшермәде. Күңеле гел тыныч кызның, колакка көчле көлү-шаярышу тавышлары ишетелмәгәндә.

— Шәрифуллин, ни шатлыгың бар? Дәрестә утырасың түгелме?

Укытучының бу усал тон белән яңгыраган сүзләрен урынлы итеп күрде Алисә. Нинди дәрес башланса да, Нияз белән Айзатның йөзе һәрчак нурлы, авызлары ерык, ирен читләре колаклары белән тоташып беткән диярсең. Малайларның шатлыклы күренүләреннән көнләшеп кенә ятсынамени аларны кыз?

Бәлкем. Кәефләре күтәренке кешеләрдән көнләшү гаеп эш түгел. Аерым игътибарлылык таләп ителгән дәресләрдә генә укырга комаучаулаганнары нык ачуны чыгара. Кызның кырый күзе яхшы күргәнгәме, көлә-көлә тәгәрәп китәр хәлгә килгән классташларын эләктереп ала да, тагын басынкылана. 

Тәнәфескә чыгарга егерме минуттан аз вакыт алды. Тик күләм эше белән булган авыр мәсьәлә чишеләсе түгел никтер. Монысын эшли алмаса, бишле билгесе тәтемәс инде аңа. Уйларны чуалтучы ике дус әле дә тынасы түгел. Рәхәт аларга. Өлгерүче тамгасын алганнар да, елга агышына гына баралар.

Көндәлекләрендәге өчле билгесе бер дә күңелләрен төшерми микән аларның? Алисә бер тапкыр начар билге алып караса, ни булыр? Бу сорауга җавапны соңгы биремнәре эшләнми калган яртылаш буш дәфтәр бите дә җавап бирә алмый. Аның шок булса кирәк. 

Итәргесе көн яхшы үтмәде. Алисәгә начар билгесе аркасында әти-әнисе алдында сүз тотасы булмады үзе. Менә укытучы апа белән авыр әңгәмә чынлап та аның кәфен төшерде. Контроль эшнең начар язылуына сыйныфта тынлык урнашмау сәбәпче икәнен раслады кыз. Фирдания Әскәровна Алисәгә ышанды. Үзе дә чакырып алу сәбәпле дәреснең күп өлешенә кереп җитә алмады. Укытучы белән аңлаша алуларына сөенеп кыз тизрәк кайтырга ашыкты. 

Өйдәгеләр инде эш сәгатьләрен үткәреп, өстәл артына утырышканнар. Кичә классташлар очрашуыннан соңлап кайткан әтисе әнисенә мәҗлес хәлләрен сөйли иде. 

-.... Сафаның машинасы. Ие шул, күптән түгел алган булган, кредитны каплап бетерәм инде дигән була. Юк, яхшы егет иде, булдыклы ансы. Күршедә яшәгән Рәфидә дә үзгәргән, сәүдә үзәкләрен ишәйткән. Шәһәр читендә дә кибетен булдырган. Иреннән генә уңмаган диләр.

Рәфкать белән дә шактый сөйләшеп тордык. Аның хәлләре авыррак. Әтисе авырта дип ишеткән идем, дөрес икән. Үзе табиб булып та берни кыла алмый инде, кызганыч. Һич моңаймас, ерык авызлы классташ егетләр да олыгаеп, тормыш мәшәкатьләренә батып калган, авызлары җыелган. Уналты ел элек күренгән кебек шат йөзле дип әйтеп булмый....

Тормыш тәмен татыганнар, димәк. Олы юлның тузанын таптаганнар. Кичә генә парта артында май кояшыдай балкып, көлеп утырган иптәшләреңне еллар үткәч башка төрле итеп күрү авырдыр инде ул. Нинди хисләр татыган икән соң Алисәнең әтисе? Ни генә булса да, кыз иртәгә химия укытучысы алдында сүз тотасын, аның үзенә мөһим вазыйфа йөкләнгәнен яхшы белә.

Икенче көнне дәрес башланырга күпмедер вакыт калган аралыкта кыз мөгаллимнең кабинетта үзе генә утырганын күреп алды. Рөхсәт сорап бүлмәгә узды. Бар булган кыюлыгын туплап сүз башларга кереште. 

— Фирдания Әскәровна, миңа тиешле билгене куюыгызны телим. Контроль эшне Нияз белән Айзат тынгы бирмәгәнгә эшли алмадым дип дөрес әйтмәдем. Аларның гаебе юк. Начар билге алуда мин үзем гаепле. Теманы аңлап бетермәдем. Малайларга сүз әйтмәгез. Мин ахры алдагы партага утырып карармын... 

Көлсеннәр классташлар. Елмаюлы йөзләрен көн дә күрергә язсын. Олы тормыш юлында сулмасыннар бары, балкысыннар... Ачуны китереп балкысыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев