Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Абый булу җиңел түгел!

42 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Нуруллин Самат шигыре.

Абый булу җиңел түгел!
Гаиләдә без ике бала,
Мин абый кеше булам.
Өч яшьлек нәни сеңлемне
Һәрвакыт карап торам.

Абый булу җиңел түгел,
Үрнәк булырга кирәк!
Сеңлемнең бар теләкләрен
Үтәп торырга кирәк.

Уйнарга дип көтеп тора,
Мин мәктәптән кайтканны.
Уенчыкларын җыям,
Ул таратып атканны. 

Өйрәтәмен тәртипкә,
Белмәгәнен аңлатам.
Тыңласа-тыңламаса да,
Мин сеңлемне яратам!

42 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Нуруллин Самат. «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев