Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әбием – укытучы

Минем әбием – Җаппарова Фирая Хаҗи кызы да – укытучы. Ул 1968 елда Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлый. Хәзер мин дә шул ук мәктәптә (гимназиядә) укыйм.

5нче октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Минем әбием – Җаппарова 
Фирая Хаҗи кызы да – укытучы. Ул 1968 елда Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлый. Хәзер мин дә шул ук мәктәптә (гимназиядә) укыйм.


“Мәктәптә уку безгә бик күңелле иде, үзара бик дус идек. Китаплар укырга бик яраттык, китапханәдә китап алырга чират торабыз, укыгач, эчтәлеге турында фикер алышабыз. Пионер, комсомол оешмалары бар иде. Мәктәптә язучыларга багышлап,  истәлекле даталарга бик күңелле бәйрәмнәр үткәрелә иде. Укытучыларныбызны бик хөрмәт иттек, мәктәпне тәмамлагач та, очрашуларга бик сагынып килә идек» – дип сөйләде әбием мәктәптә укыган елларын искә алып. Алар мәктәп бакчасында  эшләргә, спорт ярышларында катнашырга яратканнар.


Мәктәпне бетергәч, әбием өлкән пионервожатый булып эшли, педагогия институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, мәктәптә, Кукмара районы мәгариф бүлегендә эшли. Ә аннан соң Кәчимер авылында башлангыч мәктәптә укыта. Эшләгән чорда Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Әбием мәктәптә укыткан елларын, үзенең укучыларын бик яратып, сагынып сөйли.

«Кызганыч, хәзер балалар китап укырга бер дә яратмыйлар, укытучыларга да хөрмәт бетеп бара,” – дип борчыла. Ул безнең уңышларыбызга сөенә, безгә укуда ярдәм итә.  Ә сеңелем белән без, әбиемнән үрнәк алып, тырышып укыйбыз.
Җаппарова Айзилә, Чынгыз Айтматов имемендәге 1нче Кукмара гимназиясе, 5 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев