Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әбием киңәшләре

Актаныш районы Пучы мәктәбе 5 нче А классы укучылары барлык өлкәннәре бәйрәмнәре белән котлый.

Әбием киңәшләре
Заманова Рузия

Әбиләр безгә үзләренең бик күп файдалы киңәшләрен бирәләр. Уйлап карыйк әле. Чыннан да, кирәкле киңәшләр бит. Менә алар:

  • Күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашагыз.
  • Тешләргә д витамины файдалы, ә ул балык, йомырка һәм сөттә бар.
  • Елына ике тапкыр теш табибына барырга кирәк.
  • Сәламәт булыр өчен, көн саен иртән гимнастика ясагыз.
  • Кичтән иртәрәк йокларга ятыгыз, иртән иртә торыгыз.
  • Күбрәк елмаеп, шатланып йөрегез һәм кешеләр белән сүзгә килмичә дус-тату булып яшәгез. 

Өлкәннәр белми әйтмәс, киңәшләрен тотыйк аларның.


Хәйдәрова Азалия
Минем әбием күрше өйдә генә яши. Ул һәрвакыт безгә ярдәм итәргә әзер. 
Әбием минем белән дусларча аралаша, яхшы киңәшләрен бирә. Ул миңа тырышып укырга, үзебезнең туган телебезне онытмаска куша. Туганлыкны, әти-әнинең кадерен белеп яшәргә, кечкенәдән үк яхшылык белән яманлыкны аера, олыны олы, кечене кече итә белергә дигән киңәшләрен бирә.
Яхшылык эшләгән кешенең киләчәге бәхетле була. Әбиемнең киңәшләрен һәрвакыт истә тотам. Мин әбиемә рәхмәтлемен.

Салихова Динә
Әбиемнәр белән бергә яшәмәсәк тә, без аларга еш кайтабыз. Олы кеше кайгыртучан була. Шуңа да әбием миңа гел яхшы киңәшләрен бирә. Кайберләрен сезнең белән дә уртаклашасым килә.
Әниләрегезгә булышыгыз. Эшлисе эшләрегезне вакытында эшләгез, сузып йөрмәгез. Телефонда гомер уздырып утырмагыз. Тырыш һәм белемле булыгыз.
Олы кешеләр белми әйтмиләрдер. Миңа да әбием киңәшләрен үтәргә кирәк.

Велиханов Тимур
Әбием миңа киңәшләрен еш бирә.

Мәсәлән, әниемне тыңларга, аңа булышырга. Әнине тыңламаган вакытларым булгалый шул инде, вакытында уеннан кайтып җитеп булмый кайвакыт. Өйдә булышуга килгәндә, бик теләп ярдәм итәм. Әбием миңа тагын мәктәптә беркем белән дә әйткәләшмәскә, сугышмаска, дусларыма булышырга киңәш итә.
Әбием сүзләрен мин һәрчак истә тотарга тырышам.

Шәйхетдинов Азамат
Әбиемнең киңәшләре
Гел тора күңелемдә.
«Акыллы бул, балам» — диеп,
Кабатлый ул һәркөн дә.

«Зурларны тыңларга өйрән,
Кечеләрне хөрмәт ит.
Дусларыңа чын дус бул,
Дошманыңа ярдәм ит.»

Әбиемнең киңәшләрен
Онытмамын гомергә.
Аңа сәламәтлек теләп,
Яшимен мин һәр көн дә.

Укытучылары: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев