Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ә сез сагынасызмы?

Сагындыра ул бер кайгысыз балачак!

Балачак — матур вакыт. Кечкенә булганда уйнап, тылсымлы әкиятләр укып хыялланабыз. Балачак якты төсләргә бай. Ул бер сихри ил кебек, анда барысы да гади һәм кызыклы булып тоела. Чынлыкта булмаган күп нәрсәләргә, фантазияләргә ышанабыз.

Балачагыбызны һәрвакыт якты хатирәләр белән искә алабыз. Мин быел 10нчы сыйныфны бетердем, кечкенә чагымны искә төшереп «Их кайтасы иде шул вакытка!», — дип уйлаган чакларым күп.

Сагындыра ул бер кайгысыз балачак! Барлык балаларга да бәхетле балачак, якты киләчәк насыйп булсын! Буш вакытларымда мин шулай, кулыма каләм алып, күңелемдә туган хисләрне язып куярга яратам.

Камилә Галиуллина, Зәй районы, Түбән Биш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев