Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әтием – горурлыгым

Табигатьттә көз хакимлек итә. Шушы матур айда без әтиләр көнен билгеләп үтәбез.

Табигатьттә көз хакимлек итә. Шушы матур айда без әтиләр көнен билгеләп үтәбез. 16нчы октябрь – әтиләр көне. Юкка гына бу бәйрәмне мул көз аенда  билгеләмәгәннәр, чөнки әтиләр безне муллыкта, байлыкта яшәтүчеләр.

Һәр бала әтисе белән горурланадыр, мин дә үземненң әтием белән горурланам. Ул – безнең гаиләбезнең терәге. Ул барлык һөнәргә дә оста, ул мине бөтен эшкә дә өйрәтә. Аның  белән генә безнең өебез ямьле. Ул тәүлек буена эшкә киткәндә, безгә күңелсез кала. Минем әти бик ярдәмчел. Көннең кайсы вакыты булуына карамастан, ярдәм сорап килүчегә ул һәрвакыт булышырга әзер. Минем әти бик шаян, җор сүзле. Әтиләр – безнең ил сакчылары. Алар безнең тынычлыгыбыз өчен һәрвакыт уяу торалар. 

Әмир Садыйков – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 
нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев