Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Валентиннан викторина

14нче февраль – гашыйклар көненә багышланган шаян викторина.

1. Мәхәббәт символы:

– тузганак

– йөрәк

– таш

2. «Ярата-яратмый»ны ачыкларга ярдәм итә:

– ромашка

– гөлҗимеш

– умырзая

3. Мәхәббәттән ... :

– башын югалткан

– телен тешләгән

– йоклап киткән

4. Гашыйклар мөнәсәбәтен ничек атыйлар?

– пьеса

роман

повесть

5. Гашыйклар шәһәре:

– Мамадыш

– Казан

– Париж

6. Грек мифологиясендә матурлык һәм ярату алиһәсе:

– Офелия

– Клеопатра

– Афродита

7. Даниядә Изге Валентин көнендә гашыйклар бер-берсенә валентинка түгел, ә...

– киптерелгән ак чәчәкләр бүләк итәләр

– кинога билет бирәләр

коймак пешерәләр.

8. Нинди илдә Изге Валентин көне тыелган?

– Индия

– Япония

– Согуд Гарәбстаны

9. Нинди кошлар тугры мәхәббәт символы дип санала?

– карлыгачлар

– аккошлар

– ләкләкләр

10. Ерак Көнчыгыш картасында нинди борынгы мәхәббәт тәңресен табып була?

– Амур

– Алдан

– Джугджур

11. Пушкиндагы Евгенийга апалы-сеңелле Лариналарның кайсы гашыйк булган?

– Татьяна

– Ольга

12. Мәкальне дәвам ит: «Гашыйк эшен дә онытыр, ....

– исемен дә онытыр.

– ашын да онытыр.

– төшен дә онытыр.

13. «Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта..» бу юллар кайсы шагыйрьнеке?

– Һади Такташ

– Габдулла Тукай

– Фәнис Яруллин

14. Татар классик әсәрләрендә бер-берсен сөйгән парлар:

– Таһир – Зөһрә, Йосыф – Зөләйха, Хәлил – Галиябану 

–Таһир – Зөләйха, Йосыф – Галиябану, Хәлил – Зөһрә

– Таһир – Галиябану, Йосыф – Зөһрә, Хәлил – Зөләйха.

15. «Мәхәббәтнең күзе ...»

– шар кебек

– тонган

– сукыр.

Һәр дөрес җавапка 10 балл. 130-150 җыйсаң сиңа «5»ле. 90-120 – «4». Кимрәк булса – «3»ле. Йә син ничәле алдың?


Җаваплар:

1 йөрәк, 2 ромашка, 3 башын югалткан, 4 роман, 5 Париж, 6 Афродита, 7 ак чәчәкләр, 8 Согуд Гарәбстаны, 9 аккошлар,  10 Амур, 11 Татьяна, 12 ашын да онытыр, 13 Һади Такташ, 14 беренче вариант, 15 сукыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев