Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Уйлап кара

Кызык сорауларга - көтелмәгән җаваплар

  1. «25»тән «3»не ничә тапкыр алып була?
  2. Елда,  гасырда таба алмаган нәрсәне сез секундларда, минутларда, көннәрдә таба аласыз?
  3. Ике ат бергә 20 километр чапкан. Ә һәр ат аерым-аерым ничә километр чапкан?
  4. Мин һәркөнне чәч кисәм, әмма минем чәч озынлыгы үзгәрми. Нигә?
  5. Нәрсә күбрәк булган саен, син азрак күрәсең? 
  6. Нәрсәне уң кулыгыз белән җиңел тота аласыз, әмма беркайчан да сул кул белән тота алмаячаксыз?
  7. Машинада ике әти һәм ике ул бара, ә барлыгы машинада өчәү. Ничек алай?
  8. Биш бүлмә, бер ишек. Нәрсә турында сүз бара?
  9. Сары яулыкны Кара диңгездә юсаң, яулык нинди төстә булачак? 
  10. Ул утырып кына йөри.

Җаваплар:

  1. Бер генә тапкыр. Аннан соң «22»дән алырга кирәк һәм шулай дәвам итә. 2. «Н» хәрефен. 3. 20 километр. 4. Чөнки син – чәчтараш, башкаларның чәчен кисәсең. 5. Караңгылык. 6. Сул кулның терсәген. 7. Бабай. Ул. Онык. 8. Перчатка. 9. Сары. 10. Шахматчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев