Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Тест: Синдә чисталык «мания»се бармы?

Тест эшләп алабыз.

Һәр кешенең өйдәге чисталыкка һәм уңайлылыкка үз карашы була. Кем өчендер җыештыру — ул медитация, икенче берәүләр аны өстәмә эш дип кабул итә. Синең өчен өйдә тәртип саклау ни дәрәҗәдә мөһим? Чисталыкка карата фикереңне беләсең килсә, әлеге тест сорауларны җавап бир һәм үзеңне тикшер.

1. Сезнең өйдә чисталык өчен кем җаваплы?
А. Мин үзем генә. 
Б. Өй җыештыру эшләре гаилә әгъзалары арасында тигез бүленгән. 
В. Аптырыйсы юк, моның өчен клининг компаниясе бар. 

2. Иртә белән караватыңны, урын-җиреңне рәтләргә өлгерәсеңме?
А. Әлбәттә! Бу минем иртән эшләнә торган иң беренче эшем. 
Б. Юрганымны — әйе, ләкин караватның өстенә башка әйбер җәеп тормыйм.
В. Будильник шалтыраганда ук соңга калуымны чамалыйм, шуңа урын җыярга өлгермим. 

3. Тәрәзә һәм көзгеләр юу буенча лайфхакларың бармы?
А. Бу беркем өчен дә сер түгел: пыяла юу өчен махсус сыекча һәм чүпрәк кирәк...
Б. Пычрак эзләр, тапларны бетерү өчен газета яки сөлге кулланам.
В. Кешене көзгедәге бармак эзләре буенча билгелим һәм аңа юдыртам. 

4. Киемнәреңне еш юасыңмы?
А. Көн саен. 
Б. Кайчан ничек, күбрәк кирәк чакта юам.
В. Пычрак керләрне җыя торган кәрзин тулу белән. 

5. Көтмәгәндә яныңа дустың килде, ди. Бу вакытта синең бүлмәң нинди халәттә булчак? 
А. Бүлмәмдә һәрчак чиста, шуңа күрә һәрнәрсә үз урынында. 
Б. Диванда берничә кием булырга мөмкин, ә болай анда чисталык урнашкан.
В. Бүлмәмдәге чисталыктан аңлар: миңа җыештырмыйча да бик рәхәт. 

6. Синең өчен җыештыру ул... 
А. Бераз кардионагрузка, музыка тыңлау өчен тагын бер сәбәп. 
Б. Шкафтагы барлык киемнәрне барлап, күптән киелмәгәннәреннән котылу. 
В. Өстәмә ял сәгате, чөнки минем алыштыргысыз ярдәмчем — робот-пылесос бөтен эшне башкарачак. 

7. Синең көнең бушады, ди. Өстәмә вакытыңны ничек үткәрәсең?
А. Бөтен җирдәге тузанны сөртәм, идәннәрне юам, барлык киштәләрдә һәм шкафларда тәртип урнаштырам... 
Б. Тиз генә өйне тәртипкә китерәм һәм дусларым белән очрашуга әзерләнә башлыйм. 
В. Өй ачкычын таба алсам, кинога яисә кафега барам. 

8. Савыт-саба юарга кирәк, ә кайнар суны сүндерделәр. Бу очракта нәрсә эшлисең?
А. Иң авыр юыла торганнарын юар өчен бераз су кайнатам. 
Б. Салкын су белән булса да юып куям. 
В. Берни дә эшләмим! Пычрак савыт-сабага иртәгәгә кадәр берни булмый. 

9. Өеңдә туган көн мәҗлесе тәмамланды. Беренче чиратта син нәрсә эшләячәксең?
А. Бүлмәләрдә тәртип салам, урнаштырам, аннары йокларга да була. 
Б. Савыт-сабаларны юып куям да йокларга ятам. Иртәгә дә көн бар бит. 
В. Диванга ятып, бәйрәм фотоларын яңадан карап чыгам. 

А җаваплары күбрәк: Син тәртипне бик яратасың. Бер көн дә бүлмәңне чистартмыйча түзә алмыйсың. Чисталык буенча барлык серләрне һәм лайфхакларны беләсең, чөнки хуҗалыкта файдалы булган яңа тенденцияләрне күзәтергә яратасың. Тирә-юнеңдә бер тузан бөртеге дә булырга тиеш түгел. Синең өчен сәламәт һәм бәхетле тормыш сере — ул чиста йорт. «Миңа үз йортыңны күрсәт, һәм мин синең кем икәнеңне әйтермен» дигән лозунг астында яшисең. 

Б җаваплары күбәк: Синең өчен өйдәге тәртип мөһим, ләкин буш вакытыңны чисталык булдырырга сарыф итү сиңа бик туры килми. Көн саен идән-түшәмнәрне юып торуны да кирәк дип тапмыйсың. Әгәр дә өй җыештыруга караганда күпкә отышлырак тәкъдим булса, син, һичшиксез, икенче вариантны сайлаячаксың. 

В җаваплары күбрәк. Сиңа чисталыкка караганда тәртипсезлек якынрак. Өйдә чисталык булмаса да яшәп була, дигән сүзләр сиңа туры килә. Өйдәге эшне эшләү һәм чисталык тудыру кебек сүзләрдән куркасың. Тәртипсезлеккә күнеккәнгәдер, мөгаен, җыештырылмаган бүлмәдә дә үзеңне яхшы хис итәсең. Бу — синең өчен комфорт зонасы. Һәм, билгеле булганча, синең өчен җыештырудан да күпкә кызыклырак шөгыльләр күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев