Тест: фантазиягә баймы син?
Хыялларны чынга ашырыр өчен дә көч кирәк. Күп вакыт иллюзияне чынбарлыктан аера белү мөһим.
1. Син болытлар күзәтергә яратасың һәм аларда еш кына төрле сурәтләр күрәсеңме?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
2. Музыка тыңлагач, синең күз алдыңда нинди дә булса образлар барлыкка киләме?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
3. Син көндәлек тормышыңны ничек тә булса кызыклы итәргә тырышасыңмы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
4. Рәсем сәнгате белән кызыксынасыңмы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
5. Сиңа озын һәм тәэсирле хатлар язу ошыймы?
.Әйе. .Юк. .Кайвакыт.
6. Укуда, тормышта сине инициативалы кеше дип саныйлармы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
7. Фантазиягә бирелергә яратасыңмы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
8. Вакыт-вакыт төшләреңне «төсле» итеп күргәнең бармы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
9. Син үзеңне кызыксынучан кеше дип әйтә аласыңмы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
10. Булган проблемаларыңны җиңел хәл итәргә тырышасыңмы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
11. Китап укыганда яисә музыка тыңлаганда, геройларның образларын күз алдыңа ките-
рәсеңме?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
12. Шигырь ятлаганда, яңа мәгълүматны үзләштергәндә, син ассоциацияләр, визуализацияләр ярдәмендә эш итәсеңме?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
13. Кием сайлаганда, үз зәвыгыңа таянасыңмы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
14. Кинофильм, сериаллар караганда, китап укыганда елаганың бармы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
15. Моңсуланып, үткәннәрне сагынып утырган чакларың буламы?
Әйе. Юк. Кайвакыт.
Нәтиҗә:
«Әйе» җаваплары күбрәк. Син – фантазиягә бик бай кеше. Бу сәләтең иҗат һәм гадәти булмаган идеяләр дөньясына ишекләр ача. Ләкин онытма: хыялларны чынга ашырыр өчен дә көч кирәк. Күп вакыт иллюзияне чынбарлыктан аера белү мөһим.
«Юк» җаваплары күбрәк. Тест нәтиҗәләре буенча, синең хыял көче уртача дәрәҗәдә. Бераз тырышсаң, фантазияләрең синең өчен мөмкинлекләр диңгезе ачар. Теләгеңдә булса, тагын да күбрәк иҗади уңышларга ирешергә, шулай ук гадәти булмаган һәм файдалы фикерләр тудырырга өйрәнергә мөмкин.
«Кайвакыт» җаваплары күбрәк. Син – реалист. Нәрсәнедер күз алдына китерү, алдан хыяллану синең өчен түгел. Әмма фантазиягә бай булу дөньяда күп файда китерергә мөмкин. Кызыклы идеяләр генерациясенә әйләнергә беркайчан да соң түгел.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев