Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Табышмаклар

Тапкырларга - табышмак.

Утызбер көн бар миндә,
Чират бозмый беркем дә.
Ел башында торамын,
Бар суыгым, бураным.
Миндә яллар күп бигрәк.
Исемемне әйт тизрәк.
(Гыйнвар)

Чәчәкләрне бик яратам,
Үзем дә чәчәк сыман.
Канатларыма гөлләрнең
Бизәге, төсе сыйган.
(Күбәләк)

Тавышымнан танып була,
Тырылдап йөрим һәрчак.
Мин гел эштә: печән ташыйм,
Кырларга чәчәм борчак.
(Трактор)

Ризыкларның патшасы мин,
Табынга гел мин кирәк.
Исемемнең берсе — ипи,
Ә икенчесе — ...
(Икмәк)

Минем белән уйныйлар,
Миңа ятып ауныйлар.
Кышкы кунак мин бары.
Эрим язын аннары.
(Кар)

Мыеклары — антенна,
Кирәк сизгерлек өчен.
Көнне йоклап үткәрә,
Ә ауга чыга кичен.
(Мәче)

Мамыктан ул ясалган,
Болыттай кабартылган.
Матур төш күрә-күрә
Йокларга яратылган.
(Мендәр)

Суган түгел, тик әче.
Кояш түгел, ә сары.
«С» витамины кирәк? — 
Чәйгә сал аны бары.
(Лимон)

Сикерә дә, тәгәри дә,
Кулдан кулларга күчә.
Аның белән уйный-уйный,
Балалар ныгый, үсә.
(Туп)

Бәбкәләргә — тәмле азык,
Балаларга ул — келәм.
Ишегалды, капка төбе
Ямь-яшел төскә кергән.
(Чирәм)

Йоклаганда күрәм һәрчак,
Кино караган кебек.
Тагын ул сүзне әйтәләр
Биек менгәнем күреп. 
(Төш)

Төнге күкнең бизәкләре,
Нәни генә утлары.
Үрелеп мин алыр идем,
Алар шундый югары.
(Йолдызлар)


Корсагыма баса-баса,
Җыр, мәгълүмат эзлиләр,
Уйный, сөйләшә, саныйлар...
Миннән дөнья күзлиләр.
(Телефон)

Бер карасаң — суда йөзәм,
Бер карасаң — җирдә мин.
Сикерә-сикерә, күз күрмәгән
Җиргә барып җитәмен.
(Бака)

Канатлары — плащ кебек,
Төн җиткәч кенә оча.
Башы аста килеш йоклый,
Аннан тычканнар кача.
(Ярканат)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев