Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Табышмаклар бакчасында

Мансур абый Сафин табышмаклары.

Мамык-батыр алмый-талмый

Күк йөзендә  кыр игә, -

Адашыпмы? Саташыпмы? –

Күз яшкәйләрен түгә...

( тылоБ)

 

Яфракларны иртүк лепердәтә,

Торбаларда кубыз уйната,

Җир-суларда

йөгереп-уйнап туйгач,

Җирсуланып йокларга ята.

(лиҖ)

 

Учлап-учлап утлы уклар чәчә

Җәйге күктә йөргән серле зат.

Дөбер-шатыр

һава буйлап чаба

Аны куган – яңгыр яллы! – ат...

(үәркүк күК)

 

Вертолётка бик охшаган,

Күзләре:  борчак-борчак.

Төнбоектан төнбоекка

Оча канатлы качак...

(ыгарак әнЭ)

 

Әнисенең кесәсендә

 Баласының бишеге.

 Җылы якларда

яши ул,

Ничек аның исеме?

(әрегнөК)

 

Күк йөзендәге моң-нокта

Уйный күңел сазында.

Сөенәбез!   Коенабыз

Аның тылсым-назында!

 (йагруТ)

 

 

Бу зур алтын йомырканы

Чәйгә турап салалар.

Бездә үсми ул, кызганыч –

Тик базарда алалар.

(нусилфӘ)

 

Бөтен тәнемне чапкалыйм,

Эссе бүлмәгә кереп:

Үз-үземне “кыйнаулардан”

Җаннарым китә эреп!

(есекребес ачнуМ)

 

Керләр юып, ул кими,

Үзем бетәрмен”,- дими.

Ышанычларны аклый,

Сафлык-пакьлекне

саклый!

(ныбаС)

 

Бу фонтан

мәйданда тормый –

Диңгездә йөзеп йөри.

Су гизүче фонтаннарның

Ул  ни  исемле төре?

(тиК)

 

Яшел тере  бүрәнәнең

Тешләре мул күренә.

Кешеләргә:

«Кермәгез,- ди,-

Минем тропик күлемә!..

(лидокорК)

 

Әкияти юлларга өнди

Бу нәзакәтле күпер.

Җиде төстән,

җиде  каттан! –

Аны җил генә сүтер.

(ерепук тавалаС)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табышмак табышмаклар мансур сафин

2
X