Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Табышмак - бил алышмак

Мансур Сафин табышмаклары.

Койрыгы өзелсә дә,

Кала ул һәрчак тере!

Мең кат зурайтсак, булыр

Крокодил кебек эре.

(Кәлтә)


Зур алтын кыршау тәгәри

Көн саен һава буйлап.

Тупка да бик охшаган ул

Кызганыч, булмый уйнап...

(Кояш)


Тылсымлы көмеш бөртекләр,

Галәмне төшкәч гизеп,

Минем учымда эриләр,

Йөрәк җылысын сизеп!


Алар йомшак, алар назлы —

Җиңгә мамыктай тула.

Кышкы салкын көннәрдә

Уҗымга юрган була...
(Кар)


Бу кош бигрәк кыш ярата.

Җәй көне дә сорый:

— Кар! Үзе кара булгангамы,

Ак карсыз дөньясы тар.

(Карга)



Куяннар да җибәргәли,

Әбидән дә еш килә.

Аның белән бик мавыксаң,

Бик авырта теш кенә.
(Конфет)


Тышы — яшел,

эче — кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,
бигрәк сусыл! —

Исемен әйт әле, белсәң?
(Карбыз)


Бар йөзләгән энәсе,

Әмма тегүче түгел...

Бер генә кәтүк булса да,

Җеп бүләк итәм бүген.

(Керпе)


Чәчәкләрдән чәчәкләргә
Көнозын оча-куна,
Нектар белән тамак ялгап,

Чыклар белән юына!

(Күбәләк)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табышмак