Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Со­рау­лар­га җа­вап тап!

Ял иткәндә башыгызны эшләтеп алыгыз.

Һәр хә­ре­фе бер иҗек,

Исе­ме бу­ла ни­чек? Аю («а» һәм «ю»)

 

Бер иҗе­ген ал умар­та­дан,

Икен­че­сен эз­лә пар­та­дан;

Бер­гә куш­кач, кем бу­ла ди­сәң? –

Уй­лап ка­ра: мин ярам, ки­сәм. Бал­та («бал» һәм «та»)

 

Үзе биш хә­реф­тән то­ра тор­ган сүз. Баш­та­гы өч хә­ре­фен ге­нә укы­саң – тат­лы әй­бер исе­ме ки­леп чы­га, соң­гы ике хә­ре­фе – Та­тарс­тан­да­гы ел­га исе­ме. Ба­ры­сы бер­гә – су­да яшәү­че, бик тиз йө­зү­че. Ба­лык («бал» һәм «Ык»)

 

Ике көн рәт­тән яң­гыр ява­мы? Рәт­тән ике көн бул­мый (ара­да төн бар)

 

Тү­тәл­дә нин­ди ике но­та үсә? Фа­соль («фа» һәм «соль»)

 

Бе­рен­че иҗе­ге – хай­ван,

Икен­че иҗе­ге – бо­е­рык фи­гыль,

Ике­се бер­гә – кош исе­ме. Сы­ер­чык («сы­ер» һәм «чык»)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев