Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Бәхетле була беләсеңме? (тест)

Әлеге сорауларга җавап биреп кара һәм нәтиҗәсен үзең күрерсең.

1. Үткәннәр турында уйлаганда, син ничек фикер йөртәсең?

А) барысы да начар иде;

Б) бик үк начар түгел, әйбәт көннәр дә булды;

В) барысы да бик яхшы иде.

2. Көн азагында син, гадәттә...

А) үз-үзеңнән канәгать булмыйсың;

Б) тагын да яхшырак була алыр иде дип уйлыйсың;

В) канәгатьлек хисе белән йокларга ятасың.

3. Кемнең дә булса зур җиңүе турында ишетсәң, син...

А) миннән беркайчан да булмаячак, дисең;

Б) ни өчен мин түгел, дип баш ватасың;

В) кайчан да булса мин дә җиңәчәкмен, дип куясың.

4. Яңа көнне ничек каршылыйсың?

А) тагын бик күп эшләр көткәнгә ачуың килә;

Б) алдан бернәрсә турында да уйламыйсың;

В) яңа көнгә шатланып, аннан төрле сюрпризлар көтәсең.

5. Әгәр дә бераз гына тазарып китсәң, син...

А) паникага биреләсең;

Б) аннан гына берни дә үзгәрмәячәген аңлыйсың;

В) шунда ук дөрес туклана башлыйсың һәм спорт белән шөгыльләнәсең.

Һәр җавапка: А – 0, Б – 1, В – 2 балл

7-10 балл: Син шундый бәхетле! Тормышны яратасың, бар яңалыкны шатланып кабул итәсең һәм тирә-юньдәгеләргә дә позитив таратасың. Тик шулай да бераз гына салкын караш белән эш итү сиңа комачауламас иде.

3-6 балл: Бәхет һәм бәхетсезлек синең өчен бер дәрәҗәдә кебек. Теләсәң, бәхетле була аласың. Әгәр үлчәүне үз файдаңа авыштырсаң, авырлыклар алдында баш имәячәксең.

0-2 балл: Син барысын да «кара» күзлек аша  күрәсең. Һәм үзеңне бәхетсез дип саныйсың. Моннан котылу өчен, күбрәк күңелле, юмор хисле кешеләр белән аралашырга тырыш. Үзеңә кызыклы мавыгу уйлап тап, хоббиеңны булдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев