Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Самат мәзәкләре

***

– Самат, синең очучы буласың киләме?

– Юк, авария булса?!

– Ә капитан?

– Юк, корабль батса...

Ә кем буласың?

– Матраслар ясаучы.

– Нигә?

– Матрас ясыйсың да ятып торасың, ясыйсың да ятып торасың...

***

Самат бабасына:

– Бабай, 100 сум акча бир әле

– Ә?

– 100 сум бир әле.

– Ә?

– Бабай, 200 сум бир әле.

– 100 сум гына сораган идең бит әле...

***

Самат ике кыз яныннан узып бара:

– Кызлар, ә сезнең исемнәрегез ничек?

– Әйтмә, Алсу,

– Ярар, Алинә.

***

Физкультура укытучысы Саматка:

– Көчле буласың килсә, ит күбрәк аша.

– Әй, ышанмыйм, өйдә көн дә балык ашыйбыз, һаман йөзә белмим.

***

– Уф, Самат, нигә кулың бәйләнгән?

– Эт тешләде.

– Котырганмы?

– Котырган этнең койрыгын тартырга, син мине җүләр дип беләсеңме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев