Мәзәкләр баганасы
*** :)
Тугыз яшьлек Рамил белән әнисе кибеттән ике кап печенье сатып алалар.
– Һәрбер капта – алты печенье, – дип сөйләнә Рамил юлда. – Барысы бергә унике. Бездә өч бала. Бер балага дүрт печенье туры килә икән...
Ишектән кайтып керсәләр, абыйсы янына тагын өч иптәш малае килгән икән!
– Әни, – ди Рамил, аларны күргәч, – 12 саны алтыга бүленә, дип кенә әйтмә, яме!
***
– Бабай, синең кечкенә чагың булдымы ул?
– Әйе, улым.
– И, көлгәннәрдер инде синең пеләшеңнән, име!
***
Укытучы:
– Ирек, синеңчә, иң әйбәт мәктәп нинди була?
– Бикле!
***
Фәрит мәктәпкә соңарып килгән.
– Нәрсә булды, нигә соңардың? – дип сораган аннан укытучы.
– Миңа кораллы җинаятьче һөҗүм итте.
– И, Ходаем, нәрсә эшләде инде ул?
– Өй эшемне талап алды!
***
Ике балык сөйләшә икән:
– Туйдырды мине бу пычрак буада яшәү, – дигән берсе– - Ә син кармакка кап һәм шундук каймакка эләгерсең! – дип киңәш биргән икенчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев