Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Муса һәм сумса

Әйт әле, ничә сумса Сатып алган ашханәдән Иртәнге якта Муса?

Иртән карыны ачса,

Аппетиты уянса,

Ашханәгә кереп ала

Муса бер табак сумса.

Читтә торсын колбаса,

Бик тәмләп ашый Муса,

Сумсаларның нәкъ яртысын

Һәм тагын ярты сумса.

Төшке аш җитә калса,

Арткан өлешнең Муса

Бөкләп куя тач яртысын

Һәм тагын ярты сумса.

Кояш кичкә авышса,

Кабып бетерә Муса

Калган сумсаның яртысын

Һәм тагын ярты сумса...

Тәмам кебек югыйсә

Сумса турында кыйсса,

Тәмамланмаган икән шул —

Сорау туды лабаса.

Әгәр вакытың булса,

Әйт әле, ничә сумса

Сатып алган ашханәдән

Иртәнге якта Муса?


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев