Мәзәкләр
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Шауларгамы, шауламаскамы?

* * *
Поездда.
– Сез тизйөрешле поездда барасыз, ә билетыгыз пассажир поездыныкы. Өстәп түләргә туры киләчәк. 
– Нигә өстәргә? Тизлекне генә киметегез, мин ашыкмыйм.

* * *
– Мин самолетта очарга куркам.
– Ә мин поезддан куркам.
– Аннан нигә куркырга?
– Уйлап кара, оча торган поезд... Күз алдына китерергә куркыныч.

* * *
Өйдә. Әни:
– Шаулама, урманда түгелсең бит.
Урманда. Әни:
– Шаулама, урман тынлыгын бозасың.

* * *
Инспектор машина йөртүчегә:
– Тәрәзә пыялаларыгызны булса да сөртегез инде, бернәрсә күрерлек түгел бит.
– Файдасы булмаячак. Барыбер күзлегемне онытып калдырганмын.

Лариса Шәемова фотосы.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев